Сүзлекләр дөньясына сәяхәт (12+)

22 ноябрь көнне 17 нче санлы китапханәдә «Сүзлекләр дөньясында» дигән китапханә дәресе үтте. Анда балалар сүзлекләрне кулланырга, бу басмалар белән үзлектән эшләү күнекмәләрен һәм сәләтләрен үстерергә өйрәнделәр. 
Чара француз язучысы А.Франсның «Сүзлек – алфавит тәртибендәге галәм ул» дигән сүзләре белән башланып китте. Китапханәче китапханәдә булган сүзлекләр һәм аларны дөрес куллану кагыйдәләре турында сөйләде. Укучылар аларның төп ике төргә – энциклопедик һәм лингвистикка бүленүе турында белде. Энциклопедик басмалар арасында яшь тарихчы, физик, техник, географ, биолог, химик, рәссам сүзлекләре аеруча кызыклы. Тел белеменә караганнары арасында исә орфографик, аңлатмалы, сүз ясалышы, этимологик, антонимнар һәм синонимнар, чит телләр, канатлы сүзләр сүзлекләре киң кулланылышта. Чара барышында укучылар төрле сүзлекләрне куллана белүне таләп иткән биремнәрне үтәп, белемнәрен ныгытты. 

Поделиться: